- язу
- (ЯЗДЫРУ) – I. ф. 1. Кәгазь яки башка нәрсә өстенә нин. б. билгеләр (хәреф, цифр һ. б. ш.) төшерү. с. Яза торган язу машинкасы 2. Нин. б. язма текст төзү хат язу 3. Язма рәвештә нәр. б. тур. хәбәр итү. Нәр. б. турында матбугатта бастырып чыгару. Кемгә дә булса язма рәв. мөрәҗәгать итү 4. Нин. б. әсәр иҗат итү. Язучылык эше. Нәр. б. язма рәвештә тасвирлау. Музыка әсәре иҗат итү 5. Нәр. б. башкарырга, үтәргә, эшләргә язма рәв. кушу тугыз төрле дару язган 6. Тавыш яза торган аппарат ярдәмендә сөйләмне, музыканы тасмага, пластинкага төшерү. Электроник формадагы текстны, сүрәтне һ. б. күчереп алу, аның копиясен ясау 7. Нин. б. исемлеккә кертү, теркәү, берәр оешмага һ. б. ш. член итеп алу 8. Нәр. б. берәр кеше исеменә күчерү яки нәр. б. алу, бирү тур. рәсми документ төзү 9. Гадәттә "ходай, алла" һ. б. ш. сүзләр белән: кешенең үз көченнән, ихтыярыннан башка, алдан ук язмышы билгеләнү тур. ходай ни язгандыр. II. ЯЗУ – 1. Язганда кулл. тор. график билгеләр системасы, алфавит гарәп язуы 2. Кем. б. шул график билгеләрне ясау манерасы, почерк. Язу күнекмәсе, осталыгы; язу эш 3. Текст язылган кәгазь 4. Берәр эш-хәл, аны үтәү тур. рәсми документ 5. Нин. б. әйбергә язылган кыска гына текст. ЯЗУ ТАНУ – Укый белү. III. ЯЗУ – Кемне яки нәрсәне югалту, (кемнән яки нәрсәдән) мәхрүм булу акылдан язу. IV. ЯЗУ – 1. Нәр. б. кәкре, бөкре формадан, җыелган, җыерылган, бозылган хәлдән чыгару, турайту, шомарту, җәю 2. Бер-беренә укмашкан, киезләнгән нәрсәне һәр бөртеге аерым торырлык хәлгә китереп тетү яки кул белән тарткалап йомшарту йон язу. V. ЯЗУ – Май ясау өчен каймакны туглау. VI. ЯЗУ – ярд. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең аз гына булмый калуын аңлата егыла язу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.